Кичке авыл... Ялгыз гына өйдә
Ана кеше көтә баласын.
Тик баласы гына күренми шул,
Үз иткән ул күптән каласын.
Үскән чакта гына Әни кирәк,
Онытылган хәзер сүзләре.
Йөрәгендә һаман бала аның,
Ә тәрәздән көтә күзләре.
Аңлый Ана, үзенең балаларын,
Юктыр дигән була җайлары.
Көтүләрдә үтә Аналарның
Ничә кышы, яз-көз, җәйләре...
Тау кадәрле күчтәнәчләр түгел,
Балалар бит кирәк үзләре.
Кайсы җирдә ялгышты ул Ана?
Нигә болай тормыш үзгәрде?!
Бар булганын биреп балаларга,
Туймый калды байтак тамагы.
Эләкмәде аңа телем икмәк,
Тустаганын тутырып каймагы.
Үзе кабыр соңгы ризыкны да,
Өзеп бирә иде балага.
Баласының тамак тулы булса,
Шушы бәхет иде Анага.
Бүген инде аның өстәл тулы,
Пешергән ул барын иртәдән.
Балаларым бәлки кайтыр диеп,
Сурәтләрен карый киштәдән.
Ул пешергән ризыкларның исен
Ераклардан сизми балалар.
Кайтыр диеп, барыбер өмет өзми,
Юлга чыгып көтә Аналар.
Бу ялда да тагын кайтмадылар,
Ачылмады капка-ишекләр.
Әй, Син Ана, үзең генә түгел,
Бик күп җирдә синең ишеләр.
Үстергәндә генә Әни кирәк,
Үсеп җиткәч, китеп барабыз.
Үзебезнең гамьсезлегебезгә
Меңнән артык аклау табабыз.
Вакытым юк, тагын тикшерүләр,
Шулай диеп тагын алдыйбыз.
Әнкәйләрне ничек яратуны
Тик югалткач кына аңлыйбыз.
Әнкәй безне ташлап киткәч кенә,
Вакыты да никтер табыла.
Исән булса, кайтыр идем дибез,
Һәрбер ялда Әни янына.
Гомер буе үкенергә калыр,
Соңламагыз Әнкәй янына.
Сездән аңа берни кирәк түгел,
Саумы дисәң, дару җанына...
Көттермәгез газиз Әниләрне,
Гомер кыска, шуны аңлагыз.
Киләчәктә Сезгә ниләр булыр?!
Сезнең дә бит үсә балагыз...
(Х.Г.Н.)