Әни - иң бөек кеше!
Язмыш шомлыгына каршы, япа –ялгыз яшь ана,
Бик каты газаплар чигеп, кырда баласын таба,
Тулгак тотып кычкыра ул, бер кем булмый ярдәмгә,
Туры килә яшь Анага, ялгызына биләргә,
Зәмhәрир суык көн була!
Өшемәсен дип бала, өстеннән күлмәген салып,
Үзе ялангач кала!
Шушы күлмәгенә төрып, жылыта ул баласын, назлый,
Күкрәгенә кысып, сизәме аерыласын,
Иртән бала елаганга, ир белән хатын килә,
Күкрәгенә бала кысып, үлгән ананы күрә,
Ананы жирлиләр болар, Шушы кырда, үзәндә!
Миләш китереп утырталар, яшь ана каберенә,
Исән калган ир-баланы, алалар үзләренә.
Баласыз интеккән парны, Ходай балалы итә!
Бала үсә мәхәббәттә, ятим икәнен сизми,
Бәхетле хис итә үзен, бер кем ул серне белми,
Ярата әти-әнисе, егет күңеле шатлана,
Тик кая гына йөрсәдә, ул гел кырга омтыла,
Ярата ул киң үзәннәр, иреккә гел ашкына,
Билгесез кабергә килеп, матур чәчәкләр сала,
Зарын сөйли, дога кыла, билгесез җан рухына,
Яшәгәндә, киткән кеше, ни кылган бу дөньяда,
Ни кылганын белмим диде, әнисе җавабында,
hәм барында сөйләп бирә, кызыксынган малайга,
Бу кабердә - әниең улым, сине табуга үлгән,
Соңгы киемендә салып, синең өчен җан биргән,
Җылыткан сулышы белән, назлаган кулларында,
Таптык сине нәкъ шушында, әңкәен кочагында,
Җирләдек аны үзебез, сез аерылган урында,
Кайтым өйгә, ә син улым, кал үз әниең янында,
Ялгыз калгач егет елый, әнисе каберендә.
Минем өчен биргәнсең син, кызганмый гөмереңнедә.
Улемнән йолып алгансың кочагыңда җылытып,
Кулларымда йөртер идем, булса сине кайтарып.
Салкында саклап калгансоң, төреп үз күлмәгеңә,
Ниләр белән түлим Әни, синең изгелегеңә.
Ялан кырда, Әни бәгьрем, туңасыңдыр салкында.
Үзең кебек жылытыйм әле, күлмәгемне салыймда.
Өстеннән күлмәген салып, егет каберне каплый.
Күз яшьләрен тыя алмыйча, янәшә ятып елый.
Ана кеше шулай инде, газиз баласы өчен,
Корбан итә ала гөмерен, кызганмый бердә узен.
Ашыгыйк, бездэ исән чакта, кадерләргә, сөяргә.
Гөмер биргән өчен безгә, игътибар күрсәтергә.
Яклыйк, назлыйк, рәхмәт әйтик.
Әни - иң бөек кеше!
Әнине хөрмәтләсәк, булырбыз без, чын кеше!